11. Синтаксис: гади җөмләләр.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №11

Канатлы ай

(1)Кич.(2)Авыл тынлык куенлыгына чумган.(3)Үзе шундый җылы һәм рәхәт.(4)Өйгә һич керәсе килми.(5)Капка төбендәге утыргычта,кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар.(6)Утыралар дигәч тә,утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунакланган.

(7)Күк гөмбәзендә,учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди.

(8)Аларның барысында да уздырып,түм-түгәрәк ай көмештәй нурларын җиргә сибә,гуя ул шулай Фираяны сөеп елмая.(9)Айның ике ягында да аккош канатларындай, нәфис каурый болытлар йөзеп йөри.(10)Тулган, менә канатланып очып китәрдәй тоела.(11)Әнисенең итәгендә иркәләнеп утырган Фирая да, әлеге сихри күренештәнәсәрләнеп, соклану тулган кузләрен күк гөмбәзеннән ала алмый.

(12)-Әнием,кара әле!(13) Кара… әнә анда,күктә, аккоштай ак кантлы ай йөзә.(14) Канатлы ай !…

(15)Әнисе дә аңа карый.

(16)-И-и-и кызым, рәхмәт төшкере!(17)Искиткеч нурлы икән шул кичке ай.(18)Гаҗәп икән.(19)Кызлар шикелле елмая.(20)Гомремдә дә мондый айны күргәнем юк иде.(21)Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур,мондый матур күренеш,<…>дип, үз нәүбәтендә хыялый,күбәләктәй канатланган нәни кызына карап,нурлы айдай елмая.

(22)Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы.

(Н.Каштанов*)

(*Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов(1942)- язучы, шагыйрь, журналист.Язучының мәхәббәт, яшәү, язмыш, яшьлек темаларына караган хикәяләре татар прозасының матур үрнәкләре булып тора. Аларда кешелеклек, явызлык, саранлык, гадел һәм ярдәмчел булу кебек уңай һәм тискәре сыйфатлар төрле геройлар мисалларында ачыла. Хикәяләр укучыны кешелек кыйммәтләре хакында уйланырга мәҗбүр итә.)

11. 8 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Решение:

Җөмлә баш кисәкләрдән генә торса, ул гади җөмлә була. Бер җөмләдә берничә гади җөмлә булырга мөмкин. 8 нче җөмләдә АЙ (ия) СИБӘ (хәбәр) һәм УЛ (ия) ЕЛМАЯ (хәбәр) баш кисәкләр булып киләләр. Димәк, бу җөмләдә ике гади җөмлә бар.

Ответ: 2.


Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №11

Икмәк кадере.

(1) Бала, теле ачылганда, иң башлап кайсы сүзне әйтә: “әннә” диме, әллә “мәм-мәм” дип әйтәме? (2) Кайсын гына әйтмәсен, “әннә” белән “мәм-мәм” – адәм баласының иң беренче сүзләре, шушы сүзләр белән аның теле ачыла. (3) Ана һәм ризык. (4) Ризык <…> адәм баласы өчен ана шикелле үк иң кадерле нәрсә. (5) Ана – җан бирүче, ә ризык – яшәтүче. (6) Ана белән ризыктан башка, Җир йөзендә тереклек булмас иде.

(7) Ризык дигәнебез беренче чиратта ул – икмәк. (8) Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. (9) Икмәк булмаса, иң затлы, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә.

(10) Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. (11) Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бәхетле яши алыр идемени?!

(12) Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. (13) Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез, алтын бәясенә әллә кайлардан китертергә туры килде ул икмәккәйне.

(14) Халык икмәкнең кадерен авыр елларда гына түгел, һәрвакыт бик яхшы белгән. (15) Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан,ничек тә запас белән  тотырга тырышкан. (16) Чөнки ел елга охшап килми: быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин.

(17) Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. (18) “Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны. (19) Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, бүрәнә ярыгына кыстырып китә иде. (20) Ипи валчыгын да таптамый иделәр. (21) Икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек. (22) Хәзер андый борчылулар бетте, әмма хөрмәт калырга тиеш.

(23) Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. (24) Бары шулчакта гына муллыкта ирешеп булачак.

Ә. Еникидән*

*Әмирхан Нигъмәтҗән улы Еникиев (1990-2000) – татар язычысы, журналист, тәрҗемәче. Аның “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?” кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып санала. Язычының “Без дә солдатлар идек”, “Гөләндәм туташ хәтирәсе” исемле повестьлары, “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, “Курай” кебек хикәяләре кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, әхлакый-этик проблемаларны күтәрүе һәм сәнгатьчә эшләнүләре белән игътибарга лаек.

11. 8 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Решение:

Гади җөмләләр – бер генә хәбәрлектән торган җөмләләр.

Ответ: 2.


Демонстрационный вариант  2015 г. – задание №11

Байлык

(1)Рахманның теләге – сәяхәтче булу. (2) Сәяхәт турында китаплар укыды ул, илебез картасын биш бармагы кебек белә.

(3) Рахман үз илебездә генә сәяхәт итәчәк. (4) Африка чүлләре, Һиндстан урманнары, Амазонка елгасы шулай ук кызыктыра, әмма үзебездә дә андый җирләрне табып була. (5) Безнең илебез бөтенесенә дә бай.

(6) Менә шул олы сәяхәттә сынатмаслык итеп чыныктырырга кирәк үзеңне. (7) Хәер, бер дә аермыйча булмас инде. (8) Йөреп-йөреп, тез буыннарың йомшагач, кулларың талгач, җиргә сузылып ятып, күкне күзәтерсен. (9) Әйе, бу дөньяда кешедән дә бәхетле зат юктыр: ул офыкны күрә. (10) Үзе баскан урыннан офыкка кадәр араны бүтән бер хайван да, бер кош та кешедәй күзәтә алмый. (11) Ә күк матур ул.

(12) Их, болытлар өстенә менеп, сәяхәт итеп йөрсәң икән! (13) Менә бу сәяхәт булыр иде. (14) Менәрбез, тормышта яши генә башладык бит әле без. (15) Барысына да өлгерербез, хыяллар  зур һәм күкләр күктәреп яшәрбез! (16) Рахман, сәяхәтләрдә йөреп, моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.

(17) Туктагыз әле, нәрсә соң ул байлык?

(18) Беркөнне ул әтисеннән:

– Байлык нәрсә була ул, әти? – дип сорады.

(19) – Кешегә кирәкле барлык нәрсә <…> байлык, улым. (20) Менә бу өстәл дә, синең китапларың да – байлык. (21) Ә икмәк – төп байлык. (22) Әмма кешенең алыштырмас байлыгы була. (23) Беләсең киләме шуны?

(24) – Беләсем килә!

(25) – Син, улым, байлык эзләп сәяхәткә чыкканда, төп байлык – сиңа ипи пешерергә иген үстерүче, сине кызарып пешкән җиләкләре белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.

(26) Әйе, онытмас Рахман моны. (27) Сагындырыр инде ул туган җир.

(*М. Хуҗиннан)

(*Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин (1930-2008)- күренекле татар язучысы, журналист. Ул авыл тормышы, аның күткәненә, бүгенгесенә бәйле гыйбрәтле вакыйгалар турында яза. Каһарманнары – авылның гади кешеләре: дөньяның төрле хәлләрен баштан кичергән, бай язмышлы өлкән яшьтәгеләр һәм тормыш юлына аяк басарга әзерләнгән яшь буын вщкилләре. Язучыеың “Ерганак юл ала”, “Өч каен ышыгы”, “Курагай атлары”, “Авылым урамнары”, “Урманлы үр” һәм башка китаплары бар.)

11. 4 нче җөмләдә ничә хәбәрлек бар? Җавапны сан белән языгыз.

Решение:

Хәбәр (сказуемое) – җөмләнең баш кисәге, иянең (подлежащее) эшен белдерә.
*гадәттә, фигыль булалар.
*Җөмләдә “мөмкин”, “ярый” (ярар, ярамас, ярамый), “кирәк” (кирәкми), “тиеш” (тиешсез), “бар”, “юк” сүзләре күбесенчә хәбәр булалар.

Ответ: 2.