18. Сүз ясалу ысуллары.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №18

Канатлы ай

(1)Кич.(2)Авыл тынлык куенлыгына чумган.(3)Үзе шундый җылы һәм рәхәт.(4)Өйгә һич керәсе килми.(5)Капка төбендәге утыргычта,кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар.(6)Утыралар дигәч тә,утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунакланган.

(7)Күк гөмбәзендә,учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди.

(8)Аларның барысында да уздырып,түм-түгәрәк ай көмештәй нурларын җиргә сибә,гуя ул шулай Фираяны сөеп елмая.(9)Айның ике ягында да аккош канатларындай, нәфис каурый болытлар йөзеп йөри.(10)Тулган, менә канатланып очып китәрдәй тоела.(11)Әнисенең итәгендә иркәләнеп утырган Фирая да, әлеге сихри күренештәнәсәрләнеп, соклану тулган кузләрен күк гөмбәзеннән ала алмый.

(12)-Әнием,кара әле!(13) Кара… әнә анда,күктә, аккоштай ак кантлы ай йөзә.(14) Канатлы ай !…

(15)Әнисе дә аңа карый.

(16)-И-и-и кызым, рәхмәт төшкере!(17)Искиткеч нурлы икән шул кичке ай.(18)Гаҗәп икән.(19)Кызлар шикелле елмая.(20)Гомремдә дә мондый айны күргәнем юк иде.(21)Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур,мондый матур күренеш,<…>дип, үз нәүбәтендә хыялый,күбәләктәй канатланган нәни кызына карап,нурлы айдай елмая.

(22)Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы.

(Н.Каштанов*)

(*Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов(1942)- язучы, шагыйрь, журналист.Язучының мәхәббәт, яшәү, язмыш, яшьлек темаларына караган хикәяләре татар прозасының матур үрнәкләре булып тора. Аларда кешелеклек, явызлык, саранлык, гадел һәм ярдәмчел булу кебек уңай һәм тискәре сыйфатлар төрле геройлар мисалларында ачыла. Хикәяләр укучыны кешелек кыйммәтләре хакында уйланырга мәҗбүр итә.)

18. 13 нче җөмләдән ясалма рәвешне табып языгыз.

Решение:

Рәвеш ясагыч кушымчалар: Ча-чә, лай-ләй, лата-ләтә, дай-дәй, тай-тәй, лап-ләп

Ответ: Аккоштай


Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №18

Икмәк кадере.

(1) Бала, теле ачылганда, иң башлап кайсы сүзне әйтә: “әннә” диме, әллә “мәм-мәм” дип әйтәме? (2) Кайсын гына әйтмәсен, “әннә” белән “мәм-мәм” – адәм баласының иң беренче сүзләре, шушы сүзләр белән аның теле ачыла. (3) Ана һәм ризык. (4) Ризык <…> адәм баласы өчен ана шикелле үк иң кадерле нәрсә. (5) Ана – җан бирүче, ә ризык – яшәтүче. (6) Ана белән ризыктан башка, Җир йөзендә тереклек булмас иде.

(7) Ризык дигәнебез беренче чиратта ул – икмәк. (8) Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. (9) Икмәк булмаса, иң затлы, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә.

(10) Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. (11) Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бәхетле яши алыр идемени?!

(12) Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. (13) Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез, алтын бәясенә әллә кайлардан китертергә туры килде ул икмәккәйне.

(14) Халык икмәкнең кадерен авыр елларда гына түгел, һәрвакыт бик яхшы белгән. (15) Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан,ничек тә запас белән  тотырга тырышкан. (16) Чөнки ел елга охшап килми: быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин.

(17) Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. (18) “Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны. (19) Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, бүрәнә ярыгына кыстырып китә иде. (20) Ипи валчыгын да таптамый иделәр. (21) Икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек. (22) Хәзер андый борчылулар бетте, әмма хөрмәт калырга тиеш.

(23) Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. (24) Бары шулчакта гына муллыкта ирешеп булачак.

Ә. Еникидән*

*Әмирхан Нигъмәтҗән улы Еникиев (1990-2000) – татар язычысы, журналист, тәрҗемәче. Аның “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?” кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып санала. Язычының “Без дә солдатлар идек”, “Гөләндәм туташ хәтирәсе” исемле повестьлары, “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, “Курай” кебек хикәяләре кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, әхлакый-этик проблемаларны күтәрүе һәм сәнгатьчә эшләнүләре белән игътибарга лаек.

18. 14 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Решение:

Кушма сүзләр ике тамырдан тора, һәм алар кушылып языла: ак + кош = аккош
Парлы сүзләр шулай ук ике тамырдан тора, алар сызыкча аша языла: әби-бабай
Тезмә сүзләр яки берничә сүздән тезелеп ясалалар, бербөтен буларак, бер төшенчәне генә белдерәләр, бер генә сорауга җавап бирәләр, аерым язылалар: кура җиләге
Ясалма сүзләр сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалалар: сыйныфташ
Кыскартылган сүзләр берничә төрле юл белән ясалалар. Беренчесендә сүзләрнең беренче хәрефләре генә алына, ягъни тезмә сүзләрнең беренче хәрефләре бер сүз итеп җыела: ТР – Татарстан Республикасы; икенчесендә беренче иҗекләре кыскарып ясала: КамАЗ

Ответ: һәрвакыт.