11.2 Сочинение.

Демонстрационный вариант 2017 г. – задание 11.2

1)Степан Игнатьевич безнең дөнья хәлләре, илебездәге яңалыклар белән ни дәрәҗәдә таныш булуыбыз, бу өлкәдә ничегрәк фикерләвебез белән кызыксынып тора иде. 2) Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли. 3) Без нинди әдәби китаплар укыйбыз, нинди газета-журналлар белән танышып барабыз, шул хакта да белешеп-сорашык торырга онытмый иде.
4) Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турына сөйләргә ярата иде. 5) Шулай без Брест крепостен саклаганда искиткеч батырлыклар күрсәткән якташабыз майор Петр Гаврилов турында белдек. 6) Степан Игнатьевич безгә Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Олег Кошевойлар хакында күп сөйләде. 7) Һәрберсенең гомере үзенә бер соклангыч һәм тетрәндергеч тарих иде аларның… 8) Ә җәлилчеләр! 9) Безне барыннан да ныграк дулкындырганы Муса Җәлилнең “Маобит дәфтәрләре” булгандыр.
10) Бу әңгәмәләр безнең күңелләребезне торган саен ныграк яулый барды. 11) Гаҗәеп җылы, кызыклы очрашуларга, әдәби кичәләргә әверелеп китте. 12) Алар безнең өчен чын тарих, әдәбият дәресләре булдылар. 13) Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде.

(Резеда Вәлиева)

Резеда Вәлиева (1930) – шагыйрә, язучы. 1960 нчы елда “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява”, “Әниемә бүләгем”, “Дәү әнигә барабыз” һ. б. бик күп шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Л. Воронкованың “Дәү апа”, С. Михалковның “Дустым белән икебез” һ. б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

11.2. Батырлыкта матурлык.

 

“Батырлык” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? “Батыр үз халкын яклый” дигән әйтем бар. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? “Батырлыкта матурлык” дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.
Сочинениеның күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениены пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның чтәлеген аңлатмаларсыз өчен ноль балл куела.

Решение: 

  1. Текстны игътибар белән укыгыз.
  2. Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
  3. Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
  4. Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз (1-2 җөмлә)
  5. Тексттан фикерегезнең дөреслеген раслый торган 2дәлил китерегез. Мисалларны өземтә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
  6. Дәлилләрнең тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
  7. Нәтиҗәдә күчегез (бер җөмлә дә җитә)
  8. Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында бәйләнеш булу һ. б.
  9. Фикерегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.
  10. Сочинениегезне берничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына (сөйләмһәм грамматик нормаларның үтәләше, орфография һәм пунктуация) игътибар итегез.

 

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз.
    Башлам вариантлары:
    1. Минем алдымда Ф.Сафин язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.

    2. Автор, текстның “…” фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.
    3.  “Бирелгән фраза”. Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…
  5.  Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.
    Игътибар!  Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.
  6.  Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.
    Сочинение түбәндәгечә  тәмамларга мөмкин:
    1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …
    2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.
  7. Сочинениегезнең төзелешен (тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
  8.  Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.