17. Морфология: фигыль төрләре.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №17

Канатлы ай

(1)Кич.(2)Авыл тынлык куенлыгына чумган.(3)Үзе шундый җылы һәм рәхәт.(4)Өйгә һич керәсе килми.(5)Капка төбендәге утыргычта,кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар.(6)Утыралар дигәч тә,утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунакланган.

(7)Күк гөмбәзендә,учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди.

(8)Аларның барысында да уздырып,түм-түгәрәк ай көмештәй нурларын җиргә сибә,гуя ул шулай Фираяны сөеп елмая.(9)Айның ике ягында да аккош канатларындай, нәфис каурый болытлар йөзеп йөри.(10)Тулган, менә канатланып очып китәрдәй тоела.(11)Әнисенең итәгендә иркәләнеп утырган Фирая да, әлеге сихри күренештәнәсәрләнеп, соклану тулган кузләрен күк гөмбәзеннән ала алмый.

(12)-Әнием,кара әле!(13) Кара… әнә анда,күктә, аккоштай ак кантлы ай йөзә.(14) Канатлы ай !…

(15)Әнисе дә аңа карый.

(16)-И-и-и кызым, рәхмәт төшкере!(17)Искиткеч нурлы икән шул кичке ай.(18)Гаҗәп икән.(19)Кызлар шикелле елмая.(20)Гомремдә дә мондый айны күргәнем юк иде.(21)Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур,мондый матур күренеш,<…>дип, үз нәүбәтендә хыялый,күбәләктәй канатланган нәни кызына карап,нурлы айдай елмая.

(22)Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы.

(Н.Каштанов*)

(*Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов(1942)- язучы, шагыйрь, журналист.Язучының мәхәббәт, яшәү, язмыш, яшьлек темаларына караган хикәяләре татар прозасының матур үрнәкләре булып тора. Аларда кешелеклек, явызлык, саранлык, гадел һәм ярдәмчел булу кебек уңай һәм тискәре сыйфатлар төрле геройлар мисалларында ачыла. Хикәяләр укучыны кешелек кыйммәтләре хакында уйланырга мәҗбүр итә.)

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Күк гөмбәзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди.

Решение:

1.Боерык фигыль (-ы, -а, -е, -ә, -ыл, -ел; -ыш; -т, -ын):
– укы, эшләмә, яз, алсын
2. Теләк (-ый, -и)
– укыйм, эшләмик
3. Хикәя фигыль (-а,-ә,-ый, -и; -ды,-де; -ган, -гән; -кан, -кән; -ачак, -ячәк, -әчәк; -р, -ыр, -ер)
-укый, эшләми, яздырта, алган
4. Шарт фигыль (-са,-сә)
– укысы, эшләмәсә
5. Сыйфат фигыль (-учы,-үче; -а (-ә, -ый, -и) торган; -ган, -гән; -ыр,-ер; -ачак, -әчәк; -асы, -әсе; -ыл, -ел; -ын, -ен; -ыш, -еш; -т, -дыр, -дер)
– укучы (бала), эшлисе (бирем), алачак (китап)
6. Хәл фигыль (-п, -ып, -еп; -а -ә; -ей, -ый; -гач, -гәч; -ганчы)
– укып, эшләмичә, яза-яза, алгач , киткәнче
7. Исем фигыль (-у, -ү)
уку, эшләмәү
8. Инфинитив (-рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә)
укырга, эшләмәскә

Ответ: Сыйфат фигыль


Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №17

Икмәк кадере.

(1) Бала, теле ачылганда, иң башлап кайсы сүзне әйтә: “әннә” диме, әллә “мәм-мәм” дип әйтәме? (2) Кайсын гына әйтмәсен, “әннә” белән “мәм-мәм” – адәм баласының иң беренче сүзләре, шушы сүзләр белән аның теле ачыла. (3) Ана һәм ризык. (4) Ризык <…> адәм баласы өчен ана шикелле үк иң кадерле нәрсә. (5) Ана – җан бирүче, ә ризык – яшәтүче. (6) Ана белән ризыктан башка, Җир йөзендә тереклек булмас иде.

(7) Ризык дигәнебез беренче чиратта ул – икмәк. (8) Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. (9) Икмәк булмаса, иң затлы, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә.

(10) Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. (11) Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бәхетле яши алыр идемени?!

(12) Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. (13) Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез, алтын бәясенә әллә кайлардан китертергә туры килде ул икмәккәйне.

(14) Халык икмәкнең кадерен авыр елларда гына түгел, һәрвакыт бик яхшы белгән. (15) Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан,ничек тә запас белән  тотырга тырышкан. (16) Чөнки ел елга охшап килми: быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин.

(17) Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. (18) “Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны. (19) Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, бүрәнә ярыгына кыстырып китә иде. (20) Ипи валчыгын да таптамый иделәр. (21) Икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек. (22) Хәзер андый борчылулар бетте, әмма хөрмәт калырга тиеш.

(23) Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. (24) Бары шулчакта гына муллыкта ирешеп булачак.

Ә. Еникидән*

*Әмирхан Нигъмәтҗән улы Еникиев (1990-2000) – татар язычысы, журналист, тәрҗемәче. Аның “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?” кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып санала. Язычының “Без дә солдатлар идек”, “Гөләндәм туташ хәтирәсе” исемле повестьлары, “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, “Курай” кебек хикәяләре кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, әхлакый-этик проблемаларны күтәрүе һәм сәнгатьчә эшләнүләре белән игътибарга лаек.

17. Нечкә хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

“Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны.

Решение:

1.Боерык фигыль (-ы, -а, -е, -ә, -ыл, -ел; -ыш; -т, -ын):
– укы, эшләмә, яз, алсын
2. Теләк (-ый, -и)
– укыйм, эшләмик
3. Хикәя фигыль (-а,-ә,-ый, -и; -ды,-де; -ган, -гән; -кан, -кән; -ачак, -ячәк, -әчәк; -р, -ыр, -ер)
-укый, эшләми, яздырта, алган
4. Шарт фигыль (-са,-сә)
– укысы, эшләмәсә
5. Сыйфат фигыль (-учы,-үче; -а (-ә, -ый, -и) торган; -ган, -гән; -ыр,-ер; -ачак, -әчәк; -асы, -әсе; -ыл, -ел; -ын, -ен; -ыш, -еш; -т, -дыр, -дер)
– укучы (бала), эшлисе (бирем), алачак (китап)
6. Хәл фигыль (-п, -ып, -еп; -а -ә; -ей, -ый; -гач, -гәч; -ганчы)
– укып, эшләмичә, яза-яза, алгач , киткәнче
7. Исем фигыль (-у, -ү)
уку, эшләмәү
8. Инфинитив (-рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә)
укырга, эшләмәскә

Ответ: хәл <яки> хәл фигыль.