21.1 Сочинение.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №21.1 

Канатлы ай

(1)Кич.(2)Авыл тынлык куенлыгына чумган.(3)Үзе шундый җылы һәм рәхәт.(4)Өйгә һич керәсе килми.(5)Капка төбендәге утыргычта,кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар.(6)Утыралар дигәч тә,утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунакланган.

(7)Күк гөмбәзендә,учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди.

(8)Аларның барысын да уздырып,түм-түгәрәк ай көмештәй нурларын җиргә сибә,гуя ул шулай Фираяны сөеп елмая.(9)Айның ике ягында да аккош канатларындай, нәфис каурый болытлар йөзеп йөри.(10)Тулган, менә канатланып очып китәрдәй тоела.(11)Әнисенең итәгендә иркәләнеп утырган Фирая да, әлеге сихри күренештәнәсәрләнеп, соклану тулган кузләрен күк гөмбәзеннән ала алмый.

(12)-Әнием,кара әле!(13) Кара… әнә анда,күктә, аккоштай ак канатлы ай йөзә.(14) Канатлы ай!…

(15)Әнисе дә аңа карый.

(16)-И-и-и кызым, рәхмәт төшкере! (17) Искиткеч нурлы икән шул кичке ай. (18)Гаҗәп икән.(19)Кызлар шикелле елмая. (20) Гомремдә дә мондый айны күргәнем юк иде. (21) Бәхеткә генә була күрсен мондый хозур,мондый матур күренеш, <…> дип, үз нәүбәтендә хыялый,күбәләктәй канатланган нәни кызына карап,нурлы айдай елмая.

(22)Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы.

Н.Каштанов*

*Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов (1942) – язучы, шагыйрь, журналист. Язучының мәхәббәт, яшәү, язмыш, яшьлек темаларына караган хикәяләре татар прозасының матур үрнәкләре булып тора. Аларда кешелеклек, явызлык, саранлык, гадел һәм ярдәмчел булу кебек уңай һәм тискәре сыйфатлар төрле геройлар мисалларында ачыла. Хикәяләр укучыны кешелек кыйммәтләре хакында уйланырга мәҗбүр итә.

21.1 Әйе шул, әниләр янында ай да канатлы.

Текст ахырында китерелгән әлеге җөмләләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларныҗ номерларын күрсәтегез.
Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениены пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Решение:

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз.
    Башлам вариантлары:
    1. Минем алдымда Н.Каштанов  язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.

    2. Автор, текстның “…” фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.
    3.  “Бирелгән фраза”. Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…
  5.  Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.
    Игътибар!  Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.
  6.  Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.
    Сочинение түбәндәгечә  тәмамларга мөмкин:
    1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …
    2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.
  7. Сочинениегезнең төзелешен (тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
  8.  Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Ответ:

Үрнәк:

Минем алдымда Нәкыйп Кашапов язган текст. Бу өзектә әниләрнең мөһимлеге турында сүз бара. Әниләрнең балалары белән мөнәсәбәтен ачыкларга безгә бу текст ярдәм итә ала.

Әлбәттә, без тормышыбызны әниләрсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар безнең тормышыбызга ямь биреп тора, начар көнне дә яктырта ала. Моны 22 нче җөмләдән аңлый алабыз. Әйе, Фирая ихластан бәхетле, чөнки аның шундый матур тулы ай астында әнисе белән кочаклашып утыру мөмкинлеге, аның әнисе бар! Чыннан да, әниләр янда булганда, балаларның күңелләре тыныч.

Икенче дәлилемне Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясеннән китерәсем килә. Бу әсәрдә дә без әни белән бала арасындагы самими мөнәсәбәтне ачыклый алабыз. Бәдретдин үзенең иптәшләре алдында әнисенең ямьсезлегеннән һич кенә дә оялмый, ә киресенчә аңа карата хөрмәтен генә белдерә.

Нәтиҗә ясап мин шуны әйтә алам: әниләрсез дөньябыз караңгы һәм моңсу булыр иде. Аларның күңелен күтәрү өчен, бөтен яхшылыкларны да әниләргә тиешбез, чөнки без аларга гомер буена бурычлы.


Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №21.1

Икмәк кадере.

(1) Бала, теле ачылганда, иң башлап кайсы сүзне әйтә: “әннә” диме, әллә “мәм-мәм” дип әйтәме? (2) Кайсын гына әйтмәсен, “әннә” белән “мәм-мәм” – адәм баласының иң беренче сүзләре, шушы сүзләр белән аның теле ачыла. (3) Ана һәм ризык. (4) Ризык <…> адәм баласы өчен ана шикелле үк иң кадерле нәрсә. (5) Ана – җан бирүче, ә ризык – яшәтүче. (6) Ана белән ризыктан башка, Җир йөзендә тереклек булмас иде.

(7) Ризык дигәнебез беренче чиратта ул – икмәк. (8) Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. (9) Икмәк булмаса, иң затлы, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә.

(10) Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. (11) Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бәхетле яши алыр идемени?!

(12) Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. (13) Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез, алтын бәясенә әллә кайлардан китертергә туры килде ул икмәккәйне.

(14) Халык икмәкнең кадерен авыр елларда гына түгел, һәрвакыт бик яхшы белгән. (15) Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан,ничек тә запас белән  тотырга тырышкан. (16) Чөнки ел елга охшап килми: быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы мөмкин.

(17) Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. (18) “Ипекәй” дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны. (19) Әгәр урамда ипи сыныгы ятканын күрсә, ул аны, иренмичә иелеп алып, бүрәнә ярыгына кыстырып китә иде. (20) Ипи валчыгын да таптамый иделәр. (21) Икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек. (22) Хәзер андый борчылулар бетте, әмма хөрмәт калырга тиеш.

(23) Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. (24) Бары шулчакта гына муллыкта ирешеп булачак.

Ә. Еникидән*

*Әмирхан Нигъмәтҗән улы Еникиев (1990-2000) – татар язычысы, журналист, тәрҗемәче. Аның “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?” кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып санала. Язычының “Без дә солдатлар идек”, “Гөләндәм туташ хәтирәсе” исемле повестьлары, “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, “Курай” кебек хикәяләре кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, әхлакый-этик проблемаларны күтәрүе һәм сәнгатьчә эшләнүләре белән игътибарга лаек.

21.1. Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, мәххәбәте кирәк. Бары шулчакта гына муллыкка ирешеп булачак.

Текст ахырында китерелгән әлеге җөмләләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларныҗ номерларын күрсәтегез.
Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениены пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Решение:

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз.
    Башлам вариантлары:
    1. Минем алдымда Ә.Еники  язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.

    2. Автор, текстның “…” фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.
    3.  “Бирелгән фраза”. Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…
  5.  Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.
    Игътибар!  Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.
  6.  Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.
    Сочинение түбәндәгечә  тәмамларга мөмкин:
    1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …
    2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.
  7. Сочинениегезнең төзелешен ( тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
  8.  Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.