11.1 Сочинение.

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №11.1.

1)Степан Игнатьевич безнең дөнья хәлләре, илебездәге яңалыклар белән ни дәрәҗәдә таныш булуыбыз, бу өлкәдә ничегрәк фикерләвебез белән кызыксынып тора иде. 2) Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли. 3) Без нинди әдәби китаплар укыйбыз, нинди газета-журналлар белән танышып барабыз, шул хакта да белешеп-сорашык торырга онытмый иде.
4) Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турына сөйләргә ярата иде. 5) Шулай без Брест крепостен саклаганда искиткеч батырлыклар күрсәткән якташабыз майор Петр Гаврилов турында белдек. 6) Степан Игнатьевич безгә Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Олег Кошевойлар хакында күп сөйләде. 7) Һәрберсенең гомере үзенә бер соклангыч һәм тетрәндергеч тарих иде аларның… 8) Ә җәлилчеләр! 9) Безне барыннан да ныграк дулкындырганы Муса Җәлилнең “Маобит дәфтәрләре” булгандыр.
10) Бу әңгәмәләр безнең күңелләребезне торган саен ныграк яулый барды. 11) Гаҗәеп җылы, кызыклы очрашуларга, әдәби кичәләргә әверелеп китте. 12) Алар безнең өчен чын тарих, әдәбият дәресләре булдылар. 13) Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде.

(Резеда Вәлиева)

Резеда Вәлиева (1930) – шагыйрә, язучы. 1960 нчы елда “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява”, “Әниемә бүләгем”, “Дәү әнигә барабыз” һ. б. бик күп шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Л. Воронкованың “Дәү апа”, С. Михалковның “Дустым белән икебез” һ. б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

11.1. Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде. 

Бу җөмләләдә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз.
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен 0 балл куела.

Решение: 

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз.
    Башлам вариантлары:
    1. Минем алдымда Резеда Вәлиева язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.

    2. Автор, текстның “…” фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.
    3.  “Бирелгән фраза”. Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…
  5.  Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.
    Игътибар!  Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.
  6.  Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.
    Сочинение түбәндәгечә  тәмамларга мөмкин:
    1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …
    2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.
  7. Сочинениегезнең төзелешен (тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
  8.  Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Ответ: 

Үрнәк:

Резедә Вәлиева язган бу өзектә кызыклы әңгәмәче, игътибарлы укытучы Степан Игнатьевич турында сүз бара. Шушы кыска гына өзектә өзектә без аның чын укытучы булуы турында беләбез.
Степан Игнатьевич балаларда төрле мәгълүматларга кызыксыну хисләрен уята белә . Моны без 10 нчы җөмләдән аңлый алабыз. Шуңа күрә укучылар кызыклы очрашуларга да йөри башлаганнар.   Степан Игнатьевич бик игътибарлы укытучы да 3 нче җөмләдән аның бу сыйфаты ачыклана. Укучылар белән аның арасында яхшы мөнәсәбәт булу Степан Игнатьевичның никадәр яхшы мөгаллим булуын исбатлый.
Нәтиҗә ясап мин шуны әйтә алам: яхшы укытучы балаларны аңлый белергә тиеш. Менә Степан Игнатьевич та нәкъ менә шундыйлардан берсе булып тора һәм башкаларга үрнәк укытучы, тәрбияче була ала.

Демонстрационный вариант  2016 г. – задание №11.1

Керпе

1) Урмандагы алан буйлап керпе бара. 2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. 3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдаәларыннан явалар да явалар. 4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы уызык та, рәхәт тә. 6) Көзнең шушундый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. 7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан кыштан качалар. 8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саескан очып үтте, яфракларгы сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.

9) Керпе кышка әзерләнә. 10) Эше күп, өлгер генә! 11) Хәзер дә аркасында зур гына гөмбә салып, оясына алып кайтып бара. 12)Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. 13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый – чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.
– 14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.
-15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. 16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?
– 17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. 18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! – диде Чыркый.
– 19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. 20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкныд исәбе юк. 21) Шул саытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. 22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.
– 23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?
– 24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? 25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! 26) Тибеп кенә китәләр.

Факил Сафин

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (1954) – язучы, шагыйрь. Балалар өчендә шигырьләр яза. Ул үз әсәрләрендә яшәүгә дан җырлый, киләчәкне фаҗигаләрдән кисәтеп куярга омтыла, “Биек таулар башларында” исемле романында сугыш афәтләре тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Әлеге романы өчен аңа Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый бүләге бирелде.

11.1  Шәһәрдә сиңа аның ник кирәге бар? Шәһәрдә кая карама гөмбә! Тибеп кенә китәләр.

Бу җөмләләдә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз.
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен 0 балл куела.

Решение: 

  1. Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
  2. Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
  3. Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
  4. Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз.
    Башлам вариантлары:
    1. Минем алдымда Факил Сафин язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.